Тәчкә-икә

Чибәр кызлар суга бара
Чиләк-көянтә асып.
Сандугачлар кунып сайрый
Көянтәсенә басып.

Тәчкә-икә, икә, икә, икә, икә, икәкәй.
Сандугачлар кунып сайрый
Көянтәсенә басып.

Тула микән, тула микән,
Тула микән чиләге.
Чиләгенә караганда
Үзе кура җиләге.

Кем җанкае суга бара
Шәл яулыгын ябынып?!
Шәл астыннан качып карый
Күрмәмешкә салынып.

Тәчкә-икә, икә, икә, икә, икә, икәкәй.
Шәл астыннан качып карый
Күрмәмешкә салынып.

Тула микән, тула микән,
Тула микән чиләге.
Чиләгенә караганда
Үзе кура җиләге.

Барма, җаныем, су читенә
Су чәчерәр битеңә.
Исемеңне чигеп бирче
Кулъяулыгың читенә.

Тәчкә-икә, икә, икә, икә, икә, икәкәй.
Исемеңне чигеп бирче
Кулъяулыгың читенә.

Тула микән, тула микән,
Тула микән чиләге.
Чиләгенә караганда
Үзе кура җиләге.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (4 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »