Алтын телле гармун сөйли

Яңгыратып бистәләрне,
Гармун уйный кичләрен.
Алтын телле гармун сөйли
Яшь егетнең хисләрен.

Гармун алдым кулыма ла,
Чыктым урам юлына.
Кызлар белән таныштыр, дип,
Куштым мин гармуныма.

Гармун тартсаң моң чыга ла
Йөрәк өзгеч җыр чыга.
Яшь йөрәгем мәхәббәттән
Янып ялкыны чыга.

Кызлар күңеле гармунчыда,
Гармунчыга яр булчы.
Гармунчы белән сайрашып,
Гомерең матур узсачы.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5.7 (3 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »