Аккошлар нигә моңсу?

Категория: көе сүзләре

Аккошлар нигә моңсулар?
Әллә китәләр микән?
Язлар, җәйләр нигә шулай,
Бик тиз үтәләр икән?

Кешеләр дә аккошлардай
Китәләр еракларга.
Туган җирләр уелып кала
Мәңгегә йөрәкләрдә.

Аккошлар тынып калганнар,
Ниләр уйлана икән?
Туган күлләр кала диеп
Эчтән моңая микән?

Кешеләр дә аккошлардай
Китәләр еракларга.
Туган җирләр уелып кала
Мәңгегә йөрәкләрдә.

Аккошларга да кыендыр
Аерылу күлләреннән.
Аерма язмыш кошларны
Бәхетле көннәреннән.

Кешеләр дә аккошлардай
Китәләр еракларга.
Туган җирләр уелып кала
Мәңгегә йөрәкләрдә.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.7 (3 голоса)
Бу җыр , репертуарында бар
« »