Бәхетем ачкычы

/"И машина, машина, җитте минем башыма" дигән спектакльдән/

Ашкына йөрәгем,
Юлларның юк очы,
Кемнәрнең кулында
Бәхетем ачкычы?

Кем мине назлады,
Кем сөйде, кем кочты?
Кемнәрнең кулында
Мәхәббәт ачкычы?

Хисләрем ник ташты,
Йөрәгем кем ачты,
Кемнәрнең кулында
Бәхетем ачкычы?

Кем мине назлады,
Кем сөйде, кем кочты?
Кемнәрнең кулында
Мәхәббәт ачкычы?

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7.6 (5 голосов)
« »