Акбузат

Категория: көе һәм сүзләре

Тулпар акбуз ат — пар канатлы ат,
Очып кил яныма, бас син каршыма.
Мине алып бар Каф тау артына,
Алтын сарайдагы сылу янына.

Диңгезләр һәм таулар аша,
Елагалар һәм юллар аша
Алып бар, дускай, син мине
Яшьлек чакларга.
Син бит дустым, акбузатым,
Көмеш тояк, алтын ялым,
Мин да сиңа кул сузармын,
Авыр чакларда.

Әндәште шул чак миңа акбуз ат,
Җилем бүләк итте иңемә канат.
Мин һәрчак әзер, кояшка кәдәр
Алып барып җитәм, син кушсаң әгәр.

Юк, кирәкми акбуз атым —
Көмеш тояк, алтын ялым,
Алып барма йолдызларга,
Ай-болытларга.
Диңгезләр һәм таулар аша,
Елагалар һәм юллар аша
Алып бар, дускай, син мине
Яшьлек чакларга.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5 (4 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »