Уйна тальян гармуныңны

Уйна тальян гармуныңны
Безнең авыл көенә.
Тәрәз саен моңнар тулып
Керсен авыл өенә.

Уйна тальян гармуныңны,
Кулларың да талмасын.
Моңсызлар да бер моңлансын
Йөрәкләре сызлансын.

Уйна тальян гармуныңны,
Егетләр җырлап үтсен.
Туган авылыннан киткәннәр
Ишетсә яшен түксен.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.5 (8 голосов)
Бу җыр репертуарында бар
« »