Җырлыймын мин

Елап тусам да мин, җырлап үстем,
Җырлап яшимен әле бүген дә.
Чәчләремә кырау чәчелсә дә,
Кырау кунмас минем күңелгә.

Җырлап яшимен мин. Халкым үзе:
«Җырла! — диеп бирде кәләмне. —
Данла! — диде, — сине кеше иткән,
Җырчы иткән бөек илеңне».

Елап тусам да мин, җырлап үстем,
Җырлап яшимен мин бүген дә.
Җырламыйча күңелем түзә алмый
Җырларга тиң бөек илемдә.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
« »