Соңлап килгән мәхәббәт (Гөлләр бүләк итәм, ташлама!)

Көзен чәчәк аткан гөл шикелле
Соңлап килде ул чын сөю.
Үткәннәрнең үкенечен уйлап
Җан эрнетә янып-сөю.

Гөлләр бүләк итәм, ташлама!,
Китсәң әгәр табып асыл ярлар,
Сөюемә үпкә саклама!

Эй, мөхәббәт, язгы ташкын булып
Ник килмәдең элегерәк?
Минем дөнъям синең кочагыңда
Булыр иде гүзәллерәк.

Гөлләр бүләк итәм, ташлама!,
Китсәң әгәр табып асыл ярлар,
Сөюемә үпкә саклама!

Мәхәббәтем ярый килдең әле,
Соң булса да сине таптым.
Йөрәк янар өчен яралган бит,
Анда сүнмәс учак (ялкын) яктың.

Мин синеке бәгърем, ташлама!,
Китсәң әгәр табып асыл ярлар,
Сөюемә үпкә саклама!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9 (2 голоса)
Бу җыр , репертуарында бар
« »