Кашыңның каралары ла,
Карлыган каралары.
Без үзебез аерылмадык,
Без үзебез аерылмадык —
Табигать аралады.
Күзләреңне, күзләреңне,
Күзләреңне күзләдем.
Күзләреңнән серең алдым,
Күзләреңнән серең алдым —
Син бит шуны сизмәдең?!
Утырып пар атларга ла,
Киттең кай тарафларга?
Сагышларымнан нишләрмен,
Сагышларымнан нишләрмен —
Килми сәлам хатлар да.
Башымны салдым салларга,
Чайкалдым елгаларга.
Аерылгач җиңел түгел,
Аерылгач җиңел түгел
Яшәргә дөньяларда.
Бу җыр Гөлчәчәк Шәрипова, Фирзинә Абдуллина репертуарында бар
«
»