Балалык рәхмәтләре

Категория: көе һәм сүзләре

Йөрәкләребездә генә тибрәтеп,
Күзләрдән очырмый гына җан атып,
үстерәбез балаларны, соңыннан
Очырабыз кошлар итеп, таратып.

Балакаем, багалмам,
Яратыплар туя алмам.
Язмышкаеңнан уң син дә,
Бәхетле генә бул син.
Саклап йөрсен, яклап торсын,
Әнием, теләкләрең.
Гомерләрңә җитәрлек
Балалык рәхмәтләрем.

Бала күңеле — далаларда, димәгез,
Балаларның күңелләрен китмәгез.
Әниләрдән кадерлесе юк җирдә,
Әниемнең бергенәсе бит мин дә.

Балакаем, багалмам,
Яратыплар туя алмам.
Язмышкаеңнан уң син дә,
Бәхетле генә бул син.
Саклап йөрсен, яклап торсын,
Әнием, теләкләрең.
Гомерләрңә җитәрлек
Балалык рәхмәтләрем.

Саф күңелең каралтмасын каралар,
Хыял канатларның сына күрмәсен.
Сабыемның киләчәккә юлларын
Кайгы-хәсрәт җиле берүк бүлмәсен.

Балакаем, багалмам,
Яратыплар туя алмам.
Язмышкаеңнан уң син дә,
Бәхетле генә бул син.
Саклап йөрсен, яклап торсын,
Әнием, теләкләрең.
Гомерләрңә җитәрлек
Балалык рәхмәтләрем.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.3 (3 голоса)
Бу җыр , репертуарында бар
« »