Узган гомер (Үткән гомер)

Категория: көе сүзләре

Үткән генә гомер, аккан судай,
Үтеп китә, һич бер чара юк.
Шушы дөнья — оҗмахлардай,
Кинәнечен белеп калыйкче.
Кинәнечен белеп калыйкче.

Җаны юкның гына гаме булмый,
Ямьнәрне табып яшәп калыйк.
Дәртсезләргә генә дава булмый,
Дәрманлыктан ләззәт табыйк без.
Дәрманлыктан ләззәт табыйк без.

Күңеле киңнең генә дөнъясы киң,
Киң күңелле булып та калыйк.
Дөнъяныкы дөнъялыкта калсын,
Савапларын алып та калыйк.
Савапларын алып та калыйк.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
« »