Әллә ялгыш, әллә язмыш…

Категория: көе сүзләре

Кояш калка да, тулган ай бата,
Ник кавышмыйлар алар офыкта?
Әллә ялгышмы,
Әллә язмышмы, —
Төннәр дә — көндәр арада ята?

Мәктәп еллары калдылар ерак —
Тапмыйча кайттым җир шарын урап.
Әллә ялгышмы,
Әллә язмышмы, —
Яшьлек бит бездә булган дип кунак.

Бала чакларда күршеләр идек,
Сагыну газабын без инде белдек…
Ялгышны җайлап,
Язмышны ялгап
Тагы да бергә булырбыз кебек.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8 (5 голосов)
« »