Бирешмик кайгыларга

Аклыгын, сафлыгын саклый,
Карыймын каеннарга.
Җил давыллар кагылса да,
Бирешмик кайгыларга.

Ялгыз башым уйга төштем,
Кайгы күзләре тирән шул,
Тормыш юлларын үтәргә
Түзем булырга өйрән.

Аклыгын, сафлыгын саклый
Көмеш чишмә сулары.
Яшьлектә йөргән сукмаклар
Күңелгә моң чорнады.

Ялгыз башым уйга төштем,
Кайгы күзләре тирән шул,
Тормыш юлларын үтәргә
Түзем булырга өйрән.

Аклыгын, пакьлеген саклый,
Балкып ата таңнары.
Сандугачлар сайраганда
Башын ия талларым.

Ялгыз башым уйга төштем,
Кайгы күзләре тирән шул,
Тормыш юлларын үтәргә
Түзем булырга өйрән.

Голосов пока нет
Бу җыр , , репертуарында бар « »