Танго (икенче вариант)

Елар яшем күзләремдә көйгән инде,
Тойгы хисем күңелемдә үлгән инде.
Үкенүсез, әрнүләрсез китәм синнән,
Сүзсез генә горур башын күтәрәм дә.

Тик син генә тынгы таба алмассың,
Бәхетле дә була алмассың,
Чакырысың, ялварырсың,
Тик мин кире борылмасмын!

Йөрәгемнең сыкрауына түзә алмасам,
Табын корып, дуслар җыеп типтерерсең.
Кемдер береү мәхәббәтен тәкдим итер,
Тик шул вакыт күз алдыма мин килермен.

Тик син генә тынгы таба алмассың,
Бәхетле дә була алмассың,
Чакырысың, ялварырсың,
Тик мин кире борылмасмын!

Алларымда ни көткәнен мин белмимен,
Синсез калган язмышымны кабул итәм.
Синең ялган горурлыгын яшерсә дә,
Назлар тулы сөюемне белеп китәм.

Тик син генә тынгы таба алмассың,
Бәхетле дә була алмассың,
Чакырысың, ялварырсың,
Тик мин кире борылмасмын!

Варианты песни

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр , репертуарында бар
« »