Төнге такси

Йоклый кала сабый бала сымак,
Кемдер күрә татлы төш кенә.
Җаным синнән юлым төшми тора,
Гел табыла сәбәп эш кенә.

Төнге такси, төнге такси —
Син тизерәк чапсы,
Төнге такси, төнге такси —
Очып кына илтче бер йортка.
Төнге такси урамнарда җилдәй генә җилсе,
Маяк итеп, маяк итеп карап бер утка.

Мин килерен үзең белдең микән?
Ялгыз утың һаман сүнмәгән.
Таң сорысы төшкән керфегеңә,
Тамчы йокыгында элмәгән.

Төнге такси, төнге такси син тизерәк чапсы,
Төнге такси, төнге такси очып кына илтче бер йортка.
Төнге такси урамнарда җилдәй генә җилсе,
Маяк итеп, маяк итеп карап бер утка.

Бер син генә алтын серләремне,
Бер син генә мине көтәсең.
Гомеркәйләр бездән дә бит үтәр,
Нигә һаман ялгыз илтәсең?

Төнге такси, төнге такси —
Син тизерәк чапсы,
Төнге такси, төнге такси —
Очып кына илтче бер йортка.
Төнге такси урамнарда җилдәй генә җилсе,
Маяк итеп, маяк итеп карап бер утка.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »