Яшьлек иле

Яшьлек дигән илләр кайсы якта,
Әйтеп бирче миңа искән җил.
Туып үскән җирләремне беләм,
Туып үскән җирләремне беләм,
Белмим, кайда яшьлек дигән ил.

Очкан кошым бәлки син әйтерсең,
Яшьлек дигән илләр кай якта?
Ялан аяк йөгереп кайтыр идем
Юллар булса, әгәр шул якка.

Зәңгәр күктә йөзгән ак болытлар
Сез әйтерсез бәлки миңарга.
Әйтмиләр бит, кайтып урар идем,
Әйтмиләр бит, кайтып урар идем,
Яшьлек дигән гүзәл илләргә.

Очкан кошым бәлки син әйтерсең,
Яшьлек дигән илләр кай якта?
Ялан аяк йөгереп кайтыр идем
Юллар булса, әгәр шул якка.

Кемнән сорасаң да бер үк җавап:
Яшьлек дигән андый илләр юк.
Яшьлек — чәчкә, аның гомере кыска,
Яшьлек — чәчкә, аның гомере кыска,
Анда кайту өчен юллар юк.

Очкан кошым бәлки син әйтерсең,
Яшьлек дигән илләр кай якта?
Ялан аяк йөгереп кайтыр идем
Юллар булса, әгәр шул якка.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар « »