Ышанам (икенче вариант)

Нигә башын түбән идең,
Аерлабыз дисеңме?
Бәлки әле аерылмабыз,
Аерылмабыз шикелле.

Соңгы тапкыр күрәм диеп
Башын салма иңемә.
Бәлки әле очрашырбыз,
Очрашырбыз бүгендә.

Очрашырбыз, күрешербез,
Иркәм синең белән без.
Бәлки әле кавышырбыз,
Кавышырбыз әле без.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар « »