Бирче, сөеклем, кулың (икенче вариант)

Ят сандугачлар кайткач, гөлләр дә чәчәк аткач,
Сагынып көтәм иркәм гелән сине.
Язгы нурдайдай булып, назлы моңнарын алып,
Яннарыма сылу килче, кил инде.

Яннарыма син килсәң, иркәләп назлап көлсәң,
Күңел ярсый-ашкына йолдызларга.
Очаек нурлар булып, йолдызларга юл алып,
Мәхәббәтне канат итеп җырларга.

Бирче, сөеклем, кулың, гомерлек озын юлның.
Үтәек без икәү һәрчак бергәләп.
Үткәннәр үкенечләр, сагыш һәм көенечләр.
Эрнетмәсен йөрәкләрне өзгәләп.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар « »