Урчокырдан аккан Ак чишмәнең
Чыккан җирләрендә куш учак,
Тубыкланып, амин тоткан кебек
Салкын суын эчтем куш учлап.
Кешеләрне ак күңелле иткән — Ак чишмә,
Үзе җырлый, үзе серле — Ак чишмә.
Кешеләрне, ак күңелле иткән — Ак чишмә,
Гомергә серле булып кал — Ак чишмә.
Урчокырдан чыккан Ак чишмәнең
Шифасыннан төнлә көч арта.
Чит җирләргә китсәм, туган җирдән
Суы тарта икән, су тарта.
Кешеләрне, ак күңелле иткән — Ак чишмә,
Үзе җырлый, үзе серле — Ак чишмә.
Кешеләрне, ак күңелле иткән — Ак чишмә,
Гомергә серле булып кал — Ак чишмә.
Варианты песни
Бу җыр Алсу Сафина, Идрис Газиев репертуарында бар
Добавлено Almaz в Пнд, 27/01/2014 - 11:38
«
»