Яшьлегем, кайда син?

Категория: көе сүзләре

Яшьлегем, кайда син, кайда син?
Түзә алми күңелдә яралар.
Яшьлегем эзеннән кайтыр идем,
Көтеп алса мине сөйгән яр.

Мәхәббәт ул сүнми, сүрелми,
Мәхәббәт мәңгегә картаймый.
Сөйгән йөрәк кенә кичерер,
Сөймәгәннәр бергә була алмый.

Ялгышулар тели бәгырне,
Истән чыкмый кылган хаталар.
Яшьлек урамнары буйлар узам,
Уйларымда тик син сөйгән яр.

Мәхәббәт ул сүнми, сүрелми,
Мәхәббәт мәңгегә картаймый.
Сөйгән йөрәк кенә кичерер,
Сөймәгәннәр бергә була алмый.

Соң түгелдер гафү үтенергә,
Күрешик әле без кадерлем.
Кичер мине рәнҗеткәнең өчен,
Мәхәббәтнең белик кадерен.

Мәхәббәт ул сүнми, сүрелми,
Мәхәббәт мәңгегә картаймый.
Сөйгән йөрәк кенә кичерер,
Сөймәгәннәр бергә була алмый.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »