Син янымда булмагач (Сандугач)

Сандугачны тынлый алмыйм,
Күңелләрем тулганга.
Миндә бер сандугач идем
Син янымда булганда.

Чыгамын урамнарга (ла)
Уралам томаннарга.
Язлар гына көткән күңелем
Тарыды бураннарга.

Ике урам арасы (ла)
Ерак икән барасы.
Тынгы белми, яллар бирми
Сызлый күңелем (йөрәк) ярасы.

Чәчәк атмас алмагач, (ла)
Сандугачлар кунмагач.
Язлар ямсез, сулар тәмсез
Син янымда булмагач.

Сандугас кагына (ла)
Кунып сөйгән талына.
Бик сагындым бәгъркәем
Кайтчы тизрәк яныма.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
« »