Тальян гармун (дүртенче вариант)

Кушылып сандугачларга,
Моңнарын түгә тальян.
Үзәкләрне өзәр моңны,
Бу тальян алган кайдан?

Тальян гармун моңлыракмы,
Әллә сандугач микән?
Ах, мин белдем, иң моңлысы,
Сагынуым җыры икән.

Сандугачлар кунар өчен
Бөдрә талны сайлыйлар.
Сагышларга салып җанны,
Елатканчы сайрыйлар.

Тальян гармун моңлыракмы,
Әллә сандугач микән?
Ах, мин белдем, иң моңлысы,
Сагынуым җыры икән.

Яшьлекнең сихри кичләре
Онытылмый әле һаман.
Сандугачы, тальяннары,
Шул чакка дәшә сыман.

Тальян гармун моңлыракмы,
Әллә сандугач микән?
Ах, мин белдем, иң моңлысы,
Сагынуым җыры икән.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »