Язмыш (өченче вариант)

Язмышларым — төшенчә,
Булып китә төрлечә.
Булмасада гел минемчә,
Яратам шул көенчә.

Язмыш бит ул хикмәтле,
Ә мин аңа рәхмәтле.
Чөнки мин дускайларым
Сезнең белән бәхетле.

Шөкер итәм барына,
Үрелмимен зурына.
Дуслар булгач яннарымда
Урын юк моң-зарына.

Язмыш бит ул хикмәтле,
Ә мин аңа рәхмәтле.
Чөнки мин дускайларым
Сезнең белән бәхетле.

Язмыш, берүк шаярма,
Канатымны каерма.
Гомер юлын үткән чакта
Дусларымнан аерма.

Язмыш бит ул хикмәтле,
Ә мин аңа рәхмәтле.
Чөнки мин дускайларым
Сезнең белән бәхетле.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6.5 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »