Мин яраттым сине, яраттым

Категория: көе сүзләре

Мин яраттым сине, яраттым,
Иң саф сөю белән яраттым.
Мин җан аттым, син, дип җан аттым,
Карлыгачым (сандугачым), диеп яраттым.

Мәхәббәт — ул шундый изге хис,
Мәхәббәт — ул шундый изге көч.
Шушы изге хистән кабындым,
Шушы изге көчкә табындым.

Мәхәббәт — ул шундый изге хис,
Мәхәббәт — ул шундый изге көч.
Шушы хистән дөнъя сафлансын,
Йөрәк белән йөрәк шатлансын.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9 (4 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »