Мәк чәчәге (икенче вариант)

Мәк чәчәге, мәк чәчәге,
Мәк чәчәге ал була.
Үзең сирпеп бер карасаң
Йөрәгемә ял була.

Мәк чәчәге, мәк чәчәге,
Мәк чәчәге ал-көрән.
Күкрәгемдә җаным ничек,
Мин сезне шулай күрәм.

Дустым, алай дисеңме,
Дустым, болай дисеңме?
Син дә дустым, минем кебек,
Уф, йөрәгем, дисеңме?!

Уф дияргә ярамый,
Уф дияргә ярамый.
Янган йөрәк яна икән
Уф дигәнгә карамый.

Мәк чәчәкләре сибелә
Давылларда, җилләрдә.
Мәк чәчәгедәй сибелдек
Киткәч туган җирләрдән.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.8 (4 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »