Туган телем

Моң чишмәсе сандугачтай җырчы да син,
Сыгылма бил тал чыбыктай нәфис тә син,
Аллы-гөлле гөл-чәчәктәй назлы да син,
Эй, илһамлы, эй, хөрмәтле туган телем!

Күгәреп ятҡан Уралыңдай бай, юмарт син,
Серле камыш курайыңдай карт, олпат син,
Күпне күргән чәчәнеңдәй җор, зирәк син,
Эй, сөекле, эй, кадерле башкорт телем!

Диңгезләргә тиңләмимен — тирәнсең син,
Айга-көнгә тиңләмимен — гүзәлсең син,
Каяларга тиңләмимен — бөексең син,
Эй, хикмәтле, мәрхәмәтле туган телем!

Күп гасырлар син җырладың курай моңын,
Күп гасырлар син җырладың яугир юлын,
Инде азат. Шат. Җырлыйсың җиңү җырын,
Эй, бәхетле, эй, кадерле туган телем!

Иң тәү миңа син күрсәттең дуслык юлын,
Минем өчен син бит яшәү, бәхет үзең,
Мәңге яшә, эй, сөекле башкорт телем,
Әткәм теле, әнкәм теле — минем телем!
Мәңге яшә, эй, сөекле туган телем.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »