Елмай иркәм

Төне буе яңгыр ява, тәрәзәм елый,
Өй караңгы ичмасам, син иркәм елмай.
Син елмайсаң, өй яктырып китәр сымак,
Өлгеләрдә күз яшьләре кибер сымак.

Тышта яңгыр, шылтыр-шылтыр берүк тавыш,
Ә, күңелдә әллә нинди авыр сагыш.
Шушы сагыш кайчан гына үтеп китәр,
Елмай иркәм, кояш нурын миңа килер.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9 (2 голоса)
Бу җыр , репертуарында бар
« »