Учак (беренче вариант)

Юллар безне бер аергач,
Очрашкан идек шул чак.
Һәм шул җылы май кичендә
Кабызган идек учак.

Учак, яна учак,
Очрашкан идек шул чак.

Таңда, бер сүз әзләгәндәй,
Коры чыбык син әзләдең.
Син китергән чыбыкларга
Шырпы сыздым мин тәзләнеп.

Учак, яна учак,
Очрашкан идек шул чак.

Юллар безне бер аергач,
Очрашкан идек шул чак.
Һәм шул җылы май кичендә
Кабызган идек учак.

Учак, яна учак,
Очрашкан идек шул чак.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »