Мәхәббәтсез гомер — үксез

Ташу елга булып таш син,
Таң кояшы булып дөрлә,
Тынгы белмә, мәхәббәтем,
Тынгы бирмә, тынгы бирмә.

Таша елга язын гына,
Кояш үрли төшкә тиклем.
Аш син гомер ярыннан гел,
Бердән-берем, сөюем минем!

Гомер юлы кыска һәр чак,
Мәхәббәтнең юлы — чиксез.
Киңлек җитем биек күксез,
Мәхәббәтсез гомер — үксез.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.7 (3 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »