Яшьлек юлларым

Урау-урау юллардан кайтып киләм ашкынып,
Кисәк-кисәк юлларда торып калган яшьлегем.
Безне аерган юллар кабат очраштырырлар,
Озатып калган каеннар бердәм шаулап торырлар.

Синең өчен яшимен мин,
Яшьлек юлларым, юлларымда син.
Синнән генә могҗиза көтәм
Якты нур сибәсең син.

Мәхәббәтле сукмактан, бергәләп үтәр юлдан,
Бәхетле киләчәккә тоташтырырлар юллар.
Чык каршыма сөйгәнем, шатлыкларга төренеп,
Ничә еллар югалтып сине эзләп йөредем.

Синең өчен яшимен мин,
Яшьлек юлларым, юлларымда син.
Синнән генә могҗиза көтәм
Якты нур сибәсең син.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.5 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »