Яумагыз, карлар!

Явыгыз, карлар, явыгыз,
Урамнарга тулыгыз.
Сандугачлар киткән инде,
Тирәкләргә куныгыз.

Яумагыз, карлар, яумагыз,
Мәхәббәт гөлләренә.
Булсын әле бу тормышта
Бәхетле көннәр генә.

Явыгыз, карлар, явыгыз,
Басу-кырларга тулып.
Күңелләрдә тирбәлегез,
Чиксез шатлыклар булып.

Яумагыз, карлар, яумагыз,
Мәхәббәт гөлләренә.
Булсын әле бу тормышта
Бәхетле көннәр генә.

Явыгыз, карлар, явыгыз,
Көттем сезне сагынып.
Җемелдәгез чәчләремә,
Иңнәремә сарылып.

Яумагыз, карлар, яумагыз,
Мәхәббәт гөлләренә.
Булсын әле бу тормышта
Бәхетле көннәр генә.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
« »