Адаштым (икенче вариант)

Категория: көе һәм сүзләре

Кулым суздым, бирдем кулым,
Язмышымны тапшырдым.
Син йөрегән юллар буйлап
Гел янәшә атладың.

Пар булмастайга таянма,
Сабыр канатың сыныр.
Яр булмастайны яр итмә,
Үкенерсең, соң булыр.

Караңгы да — якты булдым,
Ай булдым, кояш булдым.
Юлларыңа нурлар сиптем,
Ә, син һаман адаштың.

Пар булмастайга таянма,
Сабыр канатың сыныр.
Яр булмастайны яр итмә,
Үкенерсең, соң булыр.

Адаштырыр урманнар бар,
Ялгыз булсаң юл алма.
Сөям дип сөйкәлгәннәр бар,
Сөймәлгәнгә, сөйкәлмә.

Пар булмастайга таянма,
Сабыр канатың сыныр.
Яр булмастайны яр итмә,
Үкенерсең, соң булыр.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8 (6 голосов)
Бу җыр , репертуарында бар
« »