Юлдаш радиосы җыры

Категория: көе һәм сүзләре

Алло, алло юлдашмы без?
Кирәк иде шәп сәлам-җыр.
Әйе юлдаш, тик бер минут,
Бүләк әзер, бәхетле бул!

Иртә таңнан кичкә кадәр
Армый — талмый юлдаш сөйли.
Яңгыр дими, салкын дими,
Юлдаш сөйли, юлдаш сөйли.

Аңлый юлдаш кешеләрнең
Язмышларын, уң-эшләрен.
Тапты юлдаш дусларның да
Тогрыларын, үз-ишләрен.

Иртә таңнан кичкә кадәр
Армый — талмый юлдаш сөйли.
Яңгыр дими, салкын дими,
Юлдаш сөйли, юлдаш сөйли.

Саумы юлдаш, сиңа язам,
Синең белән яшәп янам.
Җавап көтәм сәлам белән
Синең дулкынында калам.

Иртә таңнан кичкә кадәр
Армый — талмый юлдаш сөйли.
Яңгыр дими, салкын дими,
Юлдаш сөйли, юлдаш сөйли.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.5 (4 голоса)
« »