Тамчылар, тамчылар!
Әйтегезче, тамчылар!
Нигә язгы кичләрдә
Яшь йөрәкләр ярсыйлар?..
Нигә язгы кичләрдә
Яшь йөрәкләр ярсыйлар?..
Тамчылар, тамчылар,
Җырлый-җырлый тамасыз;
Илдә туган яз шатлыгын
Матур көйгә саласыз.
Тамчылар, тамчылар!
Юрагызчы, тамчылар!
Бу матур язда мине
Нинди бәхет каршылар?..
Бу матур язда мине
Нинди бәхет каршылар?..
Тамчылар, тамчылар,
Җырлый-җырлый тамасыз;
Илдә туган яз шатлыгын
Матур көйгә саласыз.
Тамчылар, тамчылар!
Беләсезме, тамчылар?!
Яз җиткәч, яшь йөрәкләр
Бәхет көтеп ярсыйлар.
Яз җиткәч, яшь йөрәкләр
Бәхет көтеп ярсыйлар.
Тамчылар, тамчылар,
Җырлый-җырлый тамасыз;
Илдә туган яз шатлыгын
Матур көйгә саласыз.