Ташлы күл

Ташлы күлнең ташын алдым
Алтын йөзек кашына.
Ташлы күле кибеп бетте,
Кайгы салды башыма.

Язын күл була, көзен юк була.
Ташлы күлнең кар сулары
Кайда юл сала?
Ташлы күле убаларга
Кереп югала.

Ташлы күле әллә безнең
Сере мәхәббәт микән?
Җәй гөлләре чәчәк аткач,
Нигә югала икән?

Язын күл була, көзен юк була.
Ташлы күлнең кар сулары
Кайда юл сала?
Ташлы күле убаларга
Кереп югала.

Ташлы күле йота икән
Сагышлы кар суларын.
Күңелеңә җыелгачы
Сагынып ярсуларым!.

Язын күл була, көзен юк була.
Ташлы күлнең кар сулары
Кайда юл сала?
Ташлы күле убаларга
Кереп югала.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.5 (2 голоса)
Бу җыр , репертуарында бар
« »