Ике яр

Сөю газабыннан интексә дә,
Очраша алмый икән ике яр.
Карагайлы урман эчләрендә
Өзгәләнгән кебек Сак-Соклар.

Язмыш шулай усал алдаганмы,
Ясалганмы әллә языклар?!
Күрешүгә хаксыз калган алар
Сак-Сок булып яши ике яр.

Күзләреңнән кайнар тамчы-тамчы
Энҗе яшьләр тама булып зар.
Арадагы дәрья суларына
Сак-Сок көен көили ике яр.

Язмыш шулай усал алдаганмы,
Ясалганмы әллә языклар?!
Күрешүгә хаксыз калган алар
Сак-Сок булып яши ике яр.

Мәңге очраша алмас ярлар көйли,
Текәлгәннәр моңсу карашлар.
Ике ярдан тамган кайнар яшьләр
Дәрьяларда кушылып агалар.

Язмыш шулай усал алдаганмы,
Ясалганмы әллә языклар?!
Күрешүгә хаксыз калган алар
Сак-Сок булып яши ике яр.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
Бу җыр , репертуарында бар
« »