Хәйрүләкәй

Алтын гына микән, ай, бу дөнъя,
Җаныем кебек Хәйрүләкәй,
Былбыл булып сайра әле,
Көмеш кенә микән шул бу дөнъя?

Кадерләрен белеп көткәннәргә,
Җаныем кебек Хәйрүләкәй,
Былбыл булып сайра әле,
Шау сәхрә дә икән шул бу дөнъя.

Тып-тып кына баскан туратыңны,
Җаныем кебек Хәйрүләкәй,
Былбыл булып сайра әле,
Йөз илле сум биреп шул сорарлар.

Чит җирлергә китеп яхшы йөресәң,
Җаныем кебек Хәйрүләкәй,
Былбыл булып сайра әле,
"Кайдан килгән?" — диеп шул сорарлар,
"Кем баласы икән?"— дип сорарлар.

Ноты для песни: 
Ноты для песни «Хәйрүләкәй»
Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (3 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »