Язмыш юллары

Категория: көе сүзләре

Җан өрәсем килә сүрәтеңә…
Әйтеп бетерәсе сүзеңне
Бераз гына чамаларлык иткән
Аскы иреннәрең йөземе.

Син ул чакта мине белмәгәнсең…
Мин дә белмәгәнмен син барын…
Ләкин никтер гомер агышында
Ялгандылар язмыш юллары.

Алардагы татлы кайнарлыкны
Көнләр иде хәтта ачы бал…
Кемгә, нәрсә әйтергә җыенып,
Иреннәрең шулай ачылган?

Син ул чакта мине белмәгәнсең…
Мин дә белмәгәнмен син барын…
Ләкин никтер гомер агышында
Ялгандылар язмыш юллары.

Син һичшиксез мине чакыргансың,
Сине эзләвемне сизенеп.
Инде менә ничә еллар татыйм
Аскы иреннәрең йөземен…

Син ул чакта мине белмәгәнсең…
Мин дә белмәгәнмен син барын…
Ләкин никтер гомер агышында
Ялгандылар язмыш юллары.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »