Син үлгәнче мине сагынырсың

Син үлгәнче мине сагынырсың,
Күз алдыңнан китмәм гомергә.
Минем сөю якты хәтер булып,
Синең белән йөрер гел бергә.

Ни булсада, мәхәббәтебезгә,
Тап төшмәде, кер дә кунмады.
Безнең сөю, безнең яратулар
Онытырлык кына булмады.

Син үлгәнсе мине сагынырсың,
Минут саен мине көтәрсең,
Мине эзләргә дип диңгезләргә,
Сәхрәләргә чыгып китәрсең.

Ни булсада, мәхәббәтебезгә,
Тап төшмәде, кер дә кунмады.
Безнең сөю, безнең яратулар
Онытырлык кына булмады.

Син үлгәнче мине сагынырсың,
Җирдәге иң якын кешеңне.
Төн урталарында исәрләнеп,
Кабатларсың минем исемне.

Ни булсада, мәхәббәтебезгә,
Тап төшмәде, кер дә кунмады.
Безнең сөю, безнең яратулар
Онытырлык кына булмады.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.7 (6 голосов)
Бу җыр репертуарында бар
« »