Эх, яшьлек

Яшнәдем дә, күкрәнем дә,
Яшьлегем ялкын булды.
Яшьлегем ялкын булганга
Яшәүем алтын булды.

Яшь вакытта яшнәргә дә,
Күкрәргә дә көч җитә.
Ләкин кадерен белү кирәк,
Яшь вакытлар тиз үтә.

Йөгереп кердем өйләргә
Бүркен элдем сөйләргә.
Яшь вакытта уйна да көл
Калсын сагынып сөйләргә.

Яшь вакытта күкрәгемә
Чәчкәләр кадамадым.
Чөнки яшьлегемнән матур
Чәчәкләр табалмадым.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.7 (3 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »