Моңаймачы, дускаем

Көзге ачы җилләр искән чакта,
Яфракларын койса ак каен,
Яшьлек ярларыңны сагынып, син,
Зинһар, моңаймачы, дускаем!

Күкрәгеңдә күтәрсәң дә хата
Кайгыларның олы таузаен;
«Уф!», — дип әйтмә, Урал имәнендәй,
Һәр чак горур, нык бул, дускаем!

Каурыйларын җелпеп, яннарыңа
Килми икән сөю кошкаең,
Аннан өмет өзеп, күз яшь түгеп,
Зинһар, моңаймачы, дускаем!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.5 (2 голоса)
Бу җыр , , репертуарында бар « »