Язган язмышыбыз

Категория: көе сүзләре

Дөньяларның сихри кылларыннан
Ике йөрәк бергә бәйләнә.
Шуннан сихри көйләр дулкынында
Дөнья ожмахларга әйләнә.

Язган язмышыбыз, кылган ялгышыбыз,
Утта янып, көеп сөюләр…
Шатлык чишмәсе дә, бәхет таулары да
Шушы сөюләрдән өелә.

Язгызлыкта калдырмасын Ходай,
Ярдәм итсен ялгыз ярларга.
Ике йөрәк бергә булса гына,
Тылсымнары үтә җаннарга.

Язган язмышыбыз, кылган ялгышыбыз,
Утта янып, көеп сөюләр…
Шатлык чишмәсе дә, бәхет таулары да
Шушы сөюләрдән өелә.

Дөньяларның сихри кылларыннан
Үреләдер гомер еллары.
Син янымда булсаң әгәр, иркәм,
Җырлап үтәр тормыш юллары.

Язган язмышыбыз, кылган ялгышыбыз,
Утта янып, көеп сөюләр…
Шатлык чишмәсе дә, бәхет таулары да
Шушы сөюләрдән өелә.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »