Юлдашың булыйм

Категория: көе һәм сүзләре

«Сөям» дигән назлы сүзең
Әйтмә әле бүтәнгә.
Сөю бит ул бик кадерле
Кадерли белгәннәргә.

Күңелеңнең нуры булыйм,
Кояшың булыйм әле.
Гомереңнең агышында
Юлдашың булыйм әле.

Көзен сулмас гөлләр булып
Чәчәк атыйм күңелеңдә.
Көндезен дә йолдыз булып
Балкып яныйм күгеңдә.

Күңелеңнең нуры булыйм,
Кояшың булыйм әле.
Гомереңнең агышында
Юлдашың булыйм әле.

Ходай насыйп иткән сөю
Сүрелмәсен күзләрдә.
Мәхәббәтне һәр керфегең
Сирпесен йөзләремә.

Күңелеңнең нуры булыйм,
Кояшың булыйм әле.
Гомереңнең агышында
Юлдашың булыйм әле.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9 (5 голосов)
Бу җыр репертуарында бар
« »