Сермәнемнең ниди серләре бар?

Сермәнемнең ниди серләре бар?
Әйләнә дә кайта уйларым,
Саф чишмәләр мында дәвам итә
Әнкәемнең бишек җырларын.

Сермәнемнең ниди серләре бар?
Гомер буе шунда ашкынам,
Бер карасаң иде сәхрәләргә
Кыраканың гына башыннан.

Сермәнемнең ниди серләре бар?
Сагындыра Идел, Наязы,
Курайкаем үскән чагылларны
Кайтып күрсәң иде һәр язны!.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »