Эзең калсын

Категория: көе сүзләре

Тынгысыз уйларым,
Ялкын өсти янган йөрәккә.
Балкыган таңнарым
Дәрт уяна миндә хезмәткә.

Көн үтә, ел үтә,
Гомер үтә аккан су сымак.
Яшәгән җиреңдә
Калсын иде эзең, җыр сымак.

Күңелең картаймый,
Агарса да кара чәчләрең.
Йөрәктә дәрт кайный:
Ялкыны бар синдә яшьләрнең.

Көн үтә, ел үтә,
Гомер үтә аккан су сымак.
Яшәгән җиреңдә
Калсын иде эзең, җыр сымак.

Йөрәкне тибрәтеп
Хезмәтеңдә яшьлек яшнәсен.
Гомере эчендә
Җирне ямьләп, кеше яшәсен.

Көн үтә, ел үтә,
Гомер үтә аккан су сымак.
Яшәгән җиреңдә
Калсын иде эзең, җыр сымак.

1975

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.5 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »