Аерылмагыз (дүртенче вариант)

Су буенда (күл өстендә) ялгыз аккош,
Каерылган канатлары.
Канатларны каера ул
Аерылу газаплары.

Аерылмагыз, аерылмагыз,
Булса да сәбәпләре.
Канатларны каера ул
Аерылу сәгатьләре.

Чит кошны пар итмәс аккош,
Ялгыз канат какса да.
Без дә бергә булалмабыз,
Сулар үргә акса да.

Ялгыз аккош күргән саен
Өзелә үзәкләрем.
Нигә соң без бергә чакның
Белмәдек кадерләрен?!

Талларга карап моңландым (сөялдем)
Белмәдем бөгеләсен.
Белмәдем талларга карап
Үзәгем өзеләсен.

Талларга карап моңландым (юандым, моңланам)
Ялгыз минутларымда.
Бер ялгызымны яндырма (калдырма)
Мәхәббәт утларында.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.4 (7 голосов)
Бу җыр , репертуарында бар
« »