Таралыгыз, томаннар!

Категория: көе сүзләре

Юлларыма ак томаннар
Ак пәрдәләр корганнар.
Сөйгәнемне эзләп киләм,
Таралыгыз, томаннар,
Таралыгыз, томаннар!

Бүген кичтә ак томаннар,
Юлны каплап куйганнар.
Ул да мине эзләгәндер,
Таралыгыз, томаннар,
Таралыгыз, томаннар!

Без бит җирдә мәңге бергә,
Булу өчен туганнар…
Мәхәббәткә юл бирегез,
Таралыгыз, томаннар,
Таралыгыз, томаннар!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.5 (2 голоса)
Бу җыр , репертуарында бар
« »