Әгәр белгән булсам

Кайгылар да баса алмас иде
Йөрәгемдә ташкан шатлыкны,

Әгәр белгән булсам,
Әгәр белгән булсам
Бу дөньяда синең барлыкны…

Алларыңа чыгып торыр идем,
Тик син булыр идең көткәнем,

Әгәр белгән булсам,
Әгәр белгән булсам
Сукмагыңның кайдан үткәнен.

Һичкемгә дә бүләк итмәс идем
Яшьлегемнең тәүге таңнарын,

Әгәр белгән булсам,
Әгәр белгән булсам
Сине очратачак таң барын…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9 (14 голосов)
« »