Яшьлегем (икенче вариант)

Выкыт ул, һич көтми, ашыга,
Күңелем нигәдер зарыга.
Ә шулайда барам мин алга, һаман да
Өметләрне баглап Аллага.

Гомернең иң татлы бер мәле,
Еракта син калдың яшьлегем.
Йөрәгем талпына шул чакны (яшьлекне) хәтерләп,
Эх, йөгереп кайтырга теләгем!

Әле күпме язганнар гомер,
Яшәргә дәрт-теләк бик көчле.
Барыр юллар изге һәм хәерле булсын,
Гомерләр бик озыннар, көчле.

Гомернең иң татлы бер мәле,
Еракта син калдың яшьлегем.
Йөрәгем талпына шул чакны (яшьлекне) хәтерләп,
Эх, йөгереп кайтырга теләгем!

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »