Бер карасаң

Бу дөнъяда һәр кемнең үз йөге,
Ташлап кына китеп булмый шул.
Кемгә җиңелерәк була, кемгә авырырак,
Бары безне карап саный шул.

Бер карасаң ул тормыш якты кояш,
Бер карасаң ул айсыз төн төсле.
Бәхетем кочагы җылы да, назлы да
Ләкин булмый гел дә бер төрле.

Тормыш йөген тарта җирдә һәркем,
Кем зарлана, кемдер сер бирми.
Җырлый — җырлый тартам мин дә үз йөгемне
Газиз башым ниләр кичерми.

Бер карасаң ул тормыш якты кояш,
Бер карасаң ул айсыз төн төсле.
Бәхетем кочагы җылы да, назлы да
Ләкин булмый гел дә бер төрле.

Кемдер мине чиксез бәхетле ди,
Кемдер хәтта көнләшә.
Тормыш бит ул көчле кешеләргә гелән,
Кайгы — шатлыгым үк өләшә.

Бер карасаң ул тормыш якты кояш,
Бер карасаң ул айсыз төн төсле.
Бәхетем кочагы җылы да, назлы да
Ләкин булмый гел дә бер төрле.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »